«Куркынычсыз тәрәзә".
✔ бала шар ачык тәрәзәле бүлмәдә яки бала аны мөстәкыйль рәвештә ача алу ихтималы булган бүлмәдә караучысыз калырга тиеш түгел;
✔тәрәзәләр фурнитуралары һәм рамнар үзләре дә, ул үзеннән-үзе ачылмасын яки бала аны җиңел ача алмасын өчен төзек булырга тиеш;
✔ әгәр баланы хәтта кыска вакытка бүлмәдә калдырасыз, ә тәрәзәне тулысынча ябарга теләмисез икән, стандарт агач рамнар булган очракта, шпингалетларны астан да, өстән дә ябыгыз (өстәге шпингалетны япмыйча калдырмагыз, чөнки астагысы җиңел ачылырга мөмкин) һәм форточканы ачыгыз;
✔ металл-пластик тәрәзә булган очракта, рамны «фронталь җилләтү» режимына куегыз, чөнки әлеге режимнан кечкенә баланың мөстәкыйль рәвештә тәрәзә ача алуы икеле;
✔ металл – пластик тәрәзәләрдә «микроҗилләтү» режимына өметләнергә ярамый - бу режимда тәрәзәне ачу җиңел, хәтта очраклы рәвештә тоткасыннан тотып та;
✔ тәрәзәләрдә балаларны саклау чараларын инкяр итмәгез: бала булган йортта металл-пластик тәрәзәләрне ачуны блоклаучы махсус җайланмалар белән җиһазландырырга кирәк;
✔ баланы дөрес тәрбияләгез: аны тәрәзә төбенә утыртмагыз, анда аның үзбелдекле менүенә юл куймагыз, хәтта мондый омтылышы булганда да, катгый кисәтегез;
✔балага ачык тәрәзә аркасында егылу ихтималы куркынычы турында аңлатыгыз.
ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ! Бары тик сезнең, ата-аналар, үз балаларыгызга уяу мөнәсәбәтегез генә сезгә бәлага юл куймаска ярдәм итәр!
Хәзер үк балаларыгызның кайда булуын күздән кичерегез!