Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Зәрия Фәизованы юбилее белән котлады һәм аңа Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, чәчәкләр һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды .
- Мондый юбилей - сезнең гаилә өчен генә түгел, барлык ютазылылар өчен дә мөһим вакыйга, - диде Закуан Варис улы. - Безгә рухи көчле булырга һәм кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнергә, максатка ирешүдә үҗәт булырга сездән өйрәнергә кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары. - Лаеклы гомер кичергәнегез, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуыгыз, район файдасына намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә.