Бүген, 15 июнь көнне, хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Нина Васильевна Кондратьева һәм Вера Дмитриевна Петрова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Бүген, 15 июнь көнне, хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Нина Васильевна Кондратьева һәм Вера Дмитриевна Петрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр. Юбилярларны котларга Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова килде. Ул ветераннарга шундый әһәмиятле көнне теләкләр белән мөрәҗәгать итте, аларга чәчәк бәйләме бүләк итте. Оксана Александровна юбилярларга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.
Вера Дмитриевна (Барбарская) Петрова әтисе фронтка киткәннән соң колхозда эшли башлый. Аңа 11 яшь була. Аңа кече сеңелләрен һәм энесен карарга туры килгән. Ул башка гаиләләрдә дә кием-салым һәм ашамлык өчен балалар караган һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән . Шәхси хуҗалыкта да мәшәкатьләре күп булган.
Намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Вера Дмитриевна һәрвакыт тыйнак, шат күңелле, хезмәт сөючән һәм бик пөхтә була.
1953 елда аны колхоздан Кандра поселогына урман кисәргә җибәрәләр, анда булачак ире Иван белән таныша һәм аңа кияүгә чыга.
1953-1961 елларда Петрова Кандра тимер юл станциясе ашханәсендә пешекче булып эшли.
Урыссу поселогына кайткач, 1961-1985 елларда «Березка» ашханәсендә пешекче булып эшли, пенсиягә чыкканчы ике ел кала лаеклы пенсия алу өчен бемит заводына эшкә күчә.
Пешекче булып эшләгәндә зур осталыкка ирешә. Аның куллары белән әзерләнгән барлык ризыклар да бик тәмле һәм аппетитлы була. Эшкә өлгерү өчен иртәнге сәгать 4тә тора, ә кич белән 9-10 сәгатьтә кайта, смена биш көн дәвам итә, аена 60 сум хезмәт хакы ала. Ашханә ачкычларын һәрвакыт аңа калдыралар, чөнки ул бик намуслы кеше була.
Фидакарь, намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале һәм «Бөек Ватан сугышында Җиңү көне»нә багышланган күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Балалары белән Урыссу поселогында баракта яши, аннары коммуналь фатирда бүлмәгә күчә, 1970 елларда әлеге коммуналь фатирда ике бүлмә ала, ә 1981 елда бу фатирда өченче бүлмә алуга ирешә.
Хәзер Вера Дмитриевнаның ике баласы, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
90 яшькә җиткән, шушы яшендә дә төшенкелеккә бирелми, җәяү йөри, хәзер поселок эчендә генә. Вера Дмитриевна – таләпчән әни, әби һәм карт әби, аралашучан һәм ихтирамлы, намуслы, хезмәт сөючән, авыр минутта барысына да сүз белән дә, эш белән дә булышырга әзер.