Быел җәй "Дуслык территориясе" проекты буенча әзерләнгән мәйданчык яшүсмерләр һәм яшьләр өчен иң күңелле, мавыктыргыч, күңел ачу, танып-белү урыны булачак.
Билгеле, балаларның буш вакытларын файдалы итеп оештыру проблемасы гадиләрдән түгел. Бүген педагогларның иң актуаль мәсьәләләреннән берсе – буш вакытны оештыруның иң яхшы формаларын эзләү һәм табу.
Әмма, бу мәсьәләне хәл итү уңышлы узды!!!
"Балалар иҗаты үзәге" балалар өчен ял итү зонасына старт бирде. Бергәләп әзерләнгән утыргычлар, өстәлләр, ачык бизәлгән гараж стеналары, балалар иҗади очышы өчен креатив куб, күңелле уку өчен төрле китаплары булган суыткычтан ясалган креатив шкаф-китап алмашу урыны.
Биредә ачык микрофон, төрле батллар, викториналар, музыкаль кичәләр, мәгълүмати сәгатьләр һ.б. кебек төрле чаралар узачак.
"Дуслык территориясе" барлык яшүсмерләрне һәм яшьләрне үз мәйданында көтә. Балалар өчен иң кызыклы идеяләр хуплана!