Нина Кондратьевага - 90 яшь

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Нина Васильевна (Пастухова) Кондратьева Аксакүл авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә туа.

Әти-әнисе Каганович исемендәге колхозда эшләгән.

Каракүл мәктәбендә 4 сыйныфны тәмамлагач, 9 яшеннән колхозда эшли башлый.

- Әни чәчү чорында  эшкә куды, - дип искә ала Нина Васильевна. - Авыр вакытлар иде шул. Әтине фронтка алдылар, ә әнигә ялгызы балаларны туендырырга кирәк. Ә колхозда эшләүчеләр өчен умач пешерәләр иде.

Яшь чагында скарлатинадан дөнья куйган апалары Полина белән Марусяны күз яшьләре белән искә алды юбиляр.

Әйе, бу буын кешеләре күп нәрсә күргән, күп эшләгән, күп җәфа чиккән, михнәт күргән, ләкин алар үзәкләре нык булу аркасында мәрхәмәтлелекне, кешене кызгана белү тойгысын югалтмаган, андыйларга һәрвакыт таянырга була. Сугыш чоры хатын-кызларында ниндидер чыныкканлык һәм ыспайлык бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International