Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял итүче балалар өчен «Гаилә» паркында Петр Беренченең тууына 350 ел тулуга багышланган "Петр Беренче! Син һәркайда беренче!” интеллектуаль викторинасы уздырдылар. Китапханәче балаларга рус императоры тормышындагы бик күп кызыклы, тарихи фактлар, аның идарә итү чорында нинди дәүләт реформалары булуы турында, Россия флотына нигез салучы Петр командованиесе астында нинди хәрби походлар һәм җиңүләр яулануы турында сөйләде. Аннан соң балалар «Бөек илчелек», «Мәгариф», «Медицина», «Хәрби эш» станцияләре буенча уен биремнәрен үтәделәр һәм чарада алган белемнәрен ныгыту өчен викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар бик актив булдылар һәм ил тарихын өйрәнүгә зур кызыксыну күрсәттеләр.