16 июнь көнне Үзәк китапханәдә Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан «Бөек дәүләтнең бөек герое» дип исемләнгән тарихи дәрес-портрет үткәрелде

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева рус императоры тормышындагы кызыклы фактлар, аның идарә итү чорында нинди дәүләти үзгәрешләр булуы, Россия флотына нигез салучы Петр I җитәкчелегендә хәрби походлар һәм җиңүләр турында сөйләде. Балалар игътибарына «Синең исемең белән горурланабыз» дигән презентация тәкъдим ителде. Балалар бик теләп «Петр I һәм аның вакыты» викторинасында һәм «Бу сүзләр нәрсә аңлата?», «Петр эшчәнлеге диңгезе», «Шифрланган телеграмма» шигырь конкурсында катнаштылар. Чара ахырында үз куллары белән кәгазьдән, оригами техникасы белән кораб ясадылар. Тарихи дәрескә «Бөек дәүләтнең Бөек Герое» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда яшь китап укучылар Петр I турында иң яхшы әсәрләр белән бик теләп таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International