Терлекләрне уңышлы кышлатуга нигез бүген салына

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

«АгроМир» ҖЧҖ базасында узган район агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре семинары терлек азыгы әзерләү мәсьәләсенә багышланды.

Әзерләү генә түгел, дөрес әзерләү. Күчмә семинар-киңәшмә эшендә «Лира Фарм» компаниясенең терлекчелек өлкәсендә дипломлы белгечләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, районның ветеринария хезмәте җитәкчесе катнашты. Семинарда катнашучылар «АгроМир» ҖЧҖнең күпьеллык үлән басуларында булдылар, анда костер һәм эспарцет үләннәрен чабу бара иде. Теземнәргә салынган үләннәрнең сыйфатын белгечләр бәяләде, аларны яшел массага ваклап, механизаторлар сенаж базларына ташый иде.

- Күпьеллык үләннәрне чабу өчен кулай вакыт, - дип ассызыклады авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин, иртән сәгать 3тән 9 сәгатькә кадәр һәм кич – 15 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр.  Нәкъ менә шушы сәгатьләрдә үлән чапканда, протеин 10 процентка артыграк була. Аннан соң кузаклы культураларның барлык төрләре дә силос салу өчен туры килми, сенаж өчен генә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International