Җиңүчеләр арасында Ютазы районының "Кояшкай" балалар бакчасы да бар.
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы нәтиҗәләре буенча ун балалар бакчасы биш йөз мең сум күләмендә грантлар алды. Мәгариф министры Илсур Һадиуллин җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды, бу хакта төбәк мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 48 мәктәпкәчә учреждение үзләренең оригиналь инновацион проектларын күрсәткән. Яр Чаллының 82нче номерлы балалар бакчасы, Казанның 101, 112, 130 номерлы балалар бакчасы, Бөгелмәнең 36нчы номерлы балалар бакчасы, 5нче Кукмара, 1 нче Иске Чүпрәле, 2 нче санлы Питрәч балалар бакчалары җиңү яулады. Ютазы районының “Кояшкай” ("Солнышко") балалар бакчасы һәм Балтач районының Салавыч балалар бакчасы да грантка ия булды.