Балалар белән якындагы табигать кочагына сәяхәт - кызыклы һәм файдалы педагогик чара.
Походлар тәрбия-белем бирү мәсьәләләрен генә хәл итеп калмыйча, савыктыру сорауларын да чишә. Шундый походка сыйныф җитәкчесе Сәлимгәрәева Алия Ример кызы җитәкчелегендә Урыссу1нче санлы мәктәбенең 2 В сыйныфыннан "Яшь экологлар" отряды укучылары барды. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр һәм күңел ачтылар. Барысына да бик ошады!