Юлларда җәйге чорда велосипедчылар саны арта

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Күпчелек очракта алар - балалар һәм яшүсмерләр.

Аларның хәрәкәте югары куркыныч дәрәҗәсе белән бәйле, чөнки велосипедчылар еш кына бернинди кагыйдәләрсез йөри.

Соңгы вакытта самокатларда/электр самокатларында һәм скейтбордларда йөрүче балалар һәм яшүсмерләр еш очрый.

Урыссудагы 2 санлы урта мәктәбенең яшь инспекторлар хәрәкәте  отряды барысына да куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә.

Барыгызга да күңелле җәй һәм имин юллар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International