Бүген архив бүлегендә экскурсиядә урам лагерьларына йөрүче балалар килде. Аларга, архив бүлеге начальнигы Лилия Гәрәева, Урыссу бистәсенең 75-еллык юбилее уңаеннан бистә тарихын сөйләде, архив бүлегендә сакланучы документлар, аларның төрлелеге һәм саклану шартлары турында сөйләде. Балалар исә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.