16 июнь - "Артек" ның туган көне. Хезмәт һәм ял лагерендә тәрбияләнүчеләр Халыкара балалар үзәге турында документаль фильм карадылар.
Хезмәт десанты барышында балалар бәрәңге куаклары тирәсендәге чүп үләннәрен утадылар.
Шулай ук бүген лагерь балалары мәдәният йортында булдылар һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган «Сәламәт булсаң, барысын да булдырасың» дигән күңел ачу программасында катнаштылар.