Урыссу район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Шакированың Медицина хезмәткәре көне белән котлавы

2022 елның 17 июне, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр, медицина тармагы ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм.

Үз язмышыңны кыюлык һәм зур җаваплылык таләп итүче һөнәр белән бәйләү – ул чын батырлык. Чыннан да, соңгы вакытта сәламәтлек саклау өлкәсендә генә түгел, гомумән, җәмгыятьтә дә катлаулы хәл – сәламәтлек өчен көрәш алып барырга, кайчагында безнең гражданнар тормышы өчен дә фәкать риясыз йөрәкле һәм мәрхәмәтле белгечләр генә сәләтле. Сезнең һәркайсыгыз - табиб, шәфкать туташы, кече медицина персоналы, фельдшер, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре, лаборант булсынмы  - үз һөнәрегезгә тугры булуыгызны тагын бер кат исбатладыгыз, һәм мин , үзем җитәкләгән коллективның чын профессионаллар булуы белән чын күңелдән горурланам!

Хәзерге шартларда медицина тармагы бер урында гына тормый - ул көннән-көн камилләшә. Хөрмәтле хезмәттәшләр, бүгенге сәламәтлек саклау тармагы яңалыкларга даими омтылуны һәм аларны үзләштерүне, кеше сәламәтлеген саклау дәрәҗәсен күтәрүне үз бурычы итеп куя. Һәм мин кыю рәвештә шуны әйтә алам: без моңа Татарстан Республикасында эшләп килүче милли программалар кысаларында ирешәбез. Уртак тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсендә елдан-ел безнең Урыссу РҮХнең матди-техник базасы яңартыла һәм ныгый бара, шул рәвешле без, барыннан да элек, пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырабыз.

Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, ихтыяр көче, озын гомер, гаилә бәхете, иминлек, тыныч күк йөзе телим! Бәйрәм белән, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International