Ә менә шәфкать туташлары һәм санитаркалар өчен ул хезмәттәш кенә түгел, ярдәмче, таяныч, киңәшче дә.
Айгөл Нәфыйкова, БР Октябрьский шәһәре медицина көллиятендә фельдшер һөнәрен үзләштереп, 2005 елда хезмәт эшчәнлеген Урыссу үзәк район хастаханәсенең гинекология бүлегендә палата шәфкать туташы булып башлый. 2011 елның язында хирургия бүлегендә өлкән шәфкать туташы итеп билгеләнә. Әлеге вазифаны биләгән кеше өзлексез дару һәм кадрлар белән тәэмин итү, документлар алып бару, бүлектә тәртип, хезмәт дисциплинасы өчен җавап бирә. Чыннан да, бүген биредә эшләүче һәр шәфкать туташы, һәр санитарка үз вазыйфаларын зур төгәллек белән башкара, ә бүлекчә үзе чисталыгы белән аерылып тора. Чөнки Айгөл Мөбарәкҗан кызы үзе дә җаваплы кеше, башкалардан да шуны ук таләп итә.
Айгөл Нәфыйкова сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Ул спорт белән шөгыльләнә, волейбол уйный, команда ярышларында катнаша, ату белән шөгыльләнә. Үзенең шәхси тәртибе белән ул үз балалары өчен үрнәк булып тора. Аларны дөрес һәм матур яшәргә өйрәтә. "Кызым спорт акробатикасы белән шөгыльләнә, ул спорт мастерына кандидат. Улым - футболчы. Яшермим, балаларым белән бик горурланам, алар - минем илһам чыганагым!",- ди ул.