Район табиблары - күчмә кабул итүләрдә

2022 елның 17 июне, җомга

Агымдагы атнада Урыссу үзәк район хастаханәсе табиблары өлкән яшьтәгеләрне диспансерлаштыру программасы кысаларында гражданнарны күчмә кабул итүне дәвам итте.

Чәршәмбе көнне Какылы Күл авылы фельдшер-акушерлык пунктында табиб-терапевт Гүзәлия Харисова 14 пенсионерны кабул итте, аларга  хәрәкәтләнү авыр бирелгән җиде гражданга медицина тикшерүе үткәрде һәм ихтыяҗы булганнарга дәвалау курсы билгеләде.

Бүген Әбсәләм авылында яшәүчеләрне табиб-терапевт Лилия Кәлимуллина кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International