Бүген хезмәт һәм ял лагерендә тәрбияләнүчеләр өчен "Россия халыклары мәдәнияте" дигән танып-белү уены оештырылды.
Ул Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланды. Балалар Россия территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштылар, "малица", "косоворотка", "думбра" сүзләренең мәгънәсен белделәр.