Җәй - велосипедта йөрү вакыты

2022 елның 17 июне, җомга

Педальләрне әйләндерергә өйрәнеп, балалар урамнар һәм юллар, парклар һәм скверлар буйлап йөриләр.

Юлда велосипедчының,  автомобиль йөртүчегә караганда, юл-транспорт һәлакәтенә эләгү куркынычы биш тапкыр зуррак.

Шуның белән бәйле, "Балалар иҗаты үзәге" МББУ педагоглары, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУның Баулы һәм Ютазы районнары буенча профилактика бүлеге начальнигы - Игнатьева Рәзидә Илсур кызы белән берлектә, 17 июнь көнне балалар һәм яшүсмерләр өчен "Велостартлар" ярышлары үткәрделәр.

ТР Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы, кече лейтенант Жанназаров Рөстәм Малик улы балаларга велосипедта юл йөрү кагыйдәләре һәм әлеге транспортта йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганда нинди нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин булуы турында сөйләде.

Балалар велосипедта, тизлеккә төрле каршылыкларны уздылар: "Объезд змейкой", "Проезд не задевая конусов", "Восьмёрка", "Стоп линия" .

Чара ахырында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

1 урын - Евстафьев Виталий;

2 урын  - Хәкимов Алмаз;

3 урын - Гобәйдуллина Айгөл.

Калган катнашучыларга яктылыкны кире кайтаргыч элементлар,  яшь җәяүле һәм яшь велосипедчы белешмәлекләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International