Урыссу: «ЭкоЯз-2022» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2022 елның 17 июне, җомга

Ютазы район Советының утырышлар залында «ЭкоЯз-2022» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе директоры Хәлил Мөстәкыймов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкләде. Түбәндәге номинацияләр җиңүчеләре бүләкләнде:

- «Иң яхшы балалар бакчасы»  - Акбашның «Карлыгач» балалар бакчасы;

- «Иң яхшы мәктәп» - Иске Урыссу мәктәбе;

- «Иң яхшы предприятие» - «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ;

- «Иң яхшы экоишегалды » - Пушкин урамы, 105 йорт (Идарәче компания);

- «Иң яхшы гаилә» - Локтевлар гаиләсе.

Ютазы районын Хәлил Мөстәкыймов республикада иң чиста һәм төзекләндерелгән районнарның берсе дип атады.

- Бирегә килү бик күңелле. Территорияләрне санитар чистарту ике айлыгына сезнең район беренче булып керешкәндер, мөгаен. Биредә актив, үз төбәкләренә битараф булмаган кешеләр яши. Балалар мәйданчыклары төзекләндерелә, чүп-чар тирә-юньгә таралмасын өчен контейнер мәйданчыклары да тиешле таләпләргә туры китерелгән. Ютазы районы елдан-ел матурлана бара. Шуңа күрә башка конкурсларда катнашуыгызны һәм җиңүегезне дәвам итегез, - дип ассызыклады ул, җиңүчеләрне котлап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International