Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

2022 елның 19 июне, якшәмбе

Медицина хезмәткәре профессиясе – дөньяда иң гуман һөнәрләрнең берсе. Сезнең алтын кулларыгыз, игелекле йөрәкләрегез, җаваплылык хисе ихтирамга һәм баш июгә лаек! «Рәхмәт, доктор!» - бу гади рәхмәт сүзләре артында - йокысыз төннәр, борчылулар, сезнең һәр пациентыгыз сәламәт булсын өчен кулдан килгәннең барын да эшләү теләге. Бүген сәламәтлек саклауда күп нәрсә үзгәрә - безнең дәвалау оешмаларының базасы яхшыра, табибларның һәм шәфкать туташларының һөнәри үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

Иң зур рәхмәт сүзләре белән сәламәтлек саклау ветераннарына мөрәҗәгать итәм, аларның бәяләп бетергесез тәҗрибәсен яңа буыннар хөрмәтли һәм дәвам итә. Сезгә иминлек һәм озын гомер телим!

Соңгы елларда сез катлаулы шартларда эшлисез. Пандемия вакытында сезнең һөнәри осталыгыгыз, ышанычлылыгыгыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга әзер торуыгыз аеруча ачык күренде. Куркыныч инфекциягә каршы көрәштә алдынгы сафта булып, сез сайлаган эшегезгә тугры булуыгызны раслыйсыз, иң яхшы кеше сыйфатларын күрсәтәсез. Фидакарь һәм данлы хезмәтегез, сабырлыгыгыз, йокысыз төннәрегез һәм саклап калынган гомерләр, ачык күңелегез һәм сизгерлегегез өчен алдыгызда түбәнчелек белән баш иябез! Уртак тырышлык куелган бурычларны уңышлы үтәргә ярдәм итәр дип ышанам.

Барлык медицина хезмәткәрләренә чын күңелдән иминлек, тотрыклылык һәм, иң мөһиме – кешеләргә үзләре юмарт бүләк иткән сәламәтлекне телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International