Урыссу гимназиячеләре - Санкт-Петербургта

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Сәяхәтчеләребез төнге экскурсиядә булды, ачыла торган күпер  карадылар.

Санкт-Петербургта  күпер ачылуны карау - төп туристик ритуалларның берсе. Хәер, асылда, бу туристик аттракцион түгел - Невадагы күперләр Балтыйк диңгезеннән Нева аша Ладога  күленә суднолар үтсен өчен ачыла. Шуңа да карамастан, төнге сәгатьләрдә күпер аерылу йөзләгән туристны һәм җирле халыкны яр буйларына һәм түбәләргә җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International