Ата-аналар район мәктәпләрендә ремонтны контрольдә тота

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Район ата-аналар контроле штабы әгъзалары гомуми белем бирү учреждениеләренең капиталь төзелеш объектларының берсе - Г. Вилданов исемендәге Каразирек мәктәбендә булдылар.

Ремонт эшләренең барышы белән таныштылар, белем бирү процессының өзлексезлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International