Урыссу үзәк район хастаханәсенә Республика бюджетыннан медицина калдыкларын зарарсызландыру һәм деструкцияләү өчен аппарат кайтартылды.
Моңа кадәр район сәламәтлек саклау учреждениесе башка торак пунктларда урнашкан чит махсус оешмалар белән медицина калдыкларын чыгару һәм зарарсызландыру, шулай ук аларны юк итү өчен килешүләр төзергә мәҗбүр булган. Әлбәттә, мондый эшне оештыру шактый чыгымнар таләп итте.
Яңа җиһазлар күптән түгел Иске Урыссу авылында мондый дезинфекторлар җитештерүче компания вәкиле тарафыннан куелды. Ни өчен нәкъ менә биредә? Бу мәсьәлә, беренче чиратта, әлеге торак пункт халкын борчый. "Дезинфекторлы участокны медицина подразделениеләре составында урнаштыру рөхсәт ителми. Участок су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылыту, электр белән тәэмин итү системалары белән җиһазландырылырга тиеш. Диварларның, идәннең, түшәмнең өслеге каты катламнан, ягъни дым йогынтысына, юу һәм дезинфекция чараларына чыдам булырга тиеш», - дип җавап бирде «Мегатехника” ҖЧҖ сервис хезмәте җитәкчесе Виктор Зорин.
Ни өчен медицинада дезинфектор-деструктор кулланырга кирәк? Без бу аппаратка COVID-19 вакытында мохтаҗ булуыбызга аеруча инандык. Чөнки яңа коронавирус йогышы белән пациентларны дәвалаганда, бик куркыныч В класслы калдыклар барлыкка килә.
Безне борчыган тагын бер сорау: утилизатор-дезинфектор күпме дәрәҗәдә куркынычсыз?
Прибор калдыклар белән эшләүнең барлык этапларында РФ санитар нормаларына туры килә. Ул коры кайнар һава йогынтысы принцибы буенча эшли. Су белән тәэмин итү һәм канализация, шулай ук медицина калдыкларын зарарсызландыру һәм саклау зонасында үзәкләштерелгән системаларга тоташтыру зарурлыгы юк. Әмма иң мөһиме - бу җайланма медицина персоналы һәм тирә-юньдәгеләр өчен тулысынча куркынычсыз.
Светлана ШАКИРОВА, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы