Медицина хезмәткәре көне алдыннан Ютазы районының баш табибы Светлана Шакирова тантаналы шартларда яңа автомобиль ачкычы кабул итеп алды.
Бу бәйрәм көнендә Татарстанның район хастаханәләренә 17 «Лада Ларгус» автомобиле бүләк ителде. Яңа машиналар "Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасы чикләрендә сатып алынган.