Унбер яшьлек Риназ инде икенче ел рәттән чебешләр чыгару белән шөгыльләнә.
Риназ әти-әнисе һәм абыйсы белән Урыссу бистәсендә яши. Ул Урыссу башлангыч мәктәбен тәмамлаган, 3 нче мәктәпнең бишенче сыйныфына барырга җыена. Бер караганда, шәһәр малаена хас булмаган мондый шөгыльгә омтылыш - кошчылык тармагына мәхәббәт каян килгән икән аңа?
- Бервакыт без аның туган көненә, - дип сөйли Риназның әнисе Раилә Гыйззәтуллинна, - компьютер уеннары өчен руль бүләк иттек. Ул аның белән озак файдаланырга өлгермәде, карыйбыз, безнең бүләк Авитода тора. Ул аны сатарга һәм кирәкле җайланма – инкубатор сатып алырга уйлаган икән.
Риназ белән әңгәмә корганда, аның бик төпле булуы күзгә ташлана. Күренеп тора, җитди егет! Башкача була да алмый, чөнки узган ел ул өч тапкыр чеби (бройлер, чит ил төрен, төсле чебиләр) һәм бер тапкыр каз бәбкәләре чыгарган. Бу ел да аның өчен уңышлы булган – өч партия чебине һәм ике партия каз бәбкәләрен сатарга өлгергән. Бер тапкыр чыгару өчен 45-48 йомырка алына. Монда шундый сорау туа: чыккан кошчыкларны кая куялар икән? Әлеге сары йомшак “йомгаклар” шәһәр фатирында дөньяга килә бит. Баксаң, малайның эшкуарлык буенча үз ярдәмчесе - Бәйрәкә авылында яшәүче бабасы бар икән. Ул кошчыкларны оныгыннан ала, ашата һәм... үзләренең зур гаилә әгъзалары арасында сатып та бетерә.
- Узган елны, мәсәлән, суелган 35 казның 10сы безнеке иде, - дип аңлата Раилә Гыйззәтуллина. - Тавыклар турында әйтеп тә тормыйм инде. Ничек кенә булмасын, Риназның шөгыле табышлы.
- Ә йомырканы каян сатып аласыз, «Магнит» кибетеннән түгел бит инде?
- Туймазыга заказ бирәбез.
Риназ аңлатканча, бу эштә барлык тиешле таләпләрне үтәргә кирәк - инкубаторның температура режимын һәм дымлылыгын саклау мөһим, чөнки йомырканы суытырга ярамый.
– Чебешләрне, каз бәбкәләрен тәрбияләү - бик зур хезмәт. Тик әтинең бер генә тапкыр да авыр дип зарланганы булмады. Риназга килгәндә, ул күңеле белән авыл кешесе. Без җиде ел Бәйрәкәтамакта яшәдек, ирем шул авылдан. Шуңа күрә малайларга Урыссудагы тормышка ияләшү җиңелләрдән булмады. Алар һәрвакыт авылга тартылды. Үзем Бәйрәк авылыннан. Шуңа күрә җир эше белән безнең гаилә яхшы таныш. Эштән тыш вакытта без һәрвакыт үзебезнекеләр янында, авылда. Анда эш бөтен кешегә дә җитә, - дип елмая Раилә ханым.
Риназ әле балык тотарга да ярата икән. Әйе, әйе, ул гаиләне балык белән дә тәэмин итә. Малайның җәйге ялы әнә шулай файдалы уза. Әйтергә кирәк, бик күркәм, әмма сирәк күренеш. Ни өчен дигәндә, күп кенә яшьтәшләре төрле интернет-мәйданчыкларда «югалса», әлеге булдыклы бала үзенең эшен лаеклы алып бара. Ә аңа әле нибары унбер яшь! Аларның фатирында йорт куяны, суда һәм җирдә яшәүче ташбакалар бар. Игътибар итегез, эт тә, песи дә түгел. Беләсезме, бу гаиләдә ирексездән нәрсәгә игътибар итәсең? Фатирдагы уңайлы, җайлы мохиткә. Ул туйдырмый, акрын гына яңгырап торган матур бер көйне хәтерләтә. Гаиләдәге мохит исә һәркемнең эчке дөньясын хөрмәт итәрлек итеп корылган. Әти-әни өчен үз эчке дөньясы булган балаларның тормышы, үз-үзең белән килешеп, аңлашып яшәү кыйммәт һәм бәһасез. Безнең очракта диван астындагы ташбака да, эшләп утыручы инкубатор тавышы да, улының «шикле» мавыгуларына салынган акча да, дуслары да һәм улларының башка мавыгулары да өйдә яшәүчеләрнең «Мәхәббәт – ул син һәм синең эчке дөньяң» дигән инануны юкка чыгаралмый.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Тулырак: http://yutazy.ru/news/aktual/inkubator-i-yakhshy-blk