"Дубравушка" балаларны сәламәтләндерү лагеренда Ютазы районы Тестлаштыру үзәгенең мобиль мәйданчыгы көче белән "Җәй - ГТО белән" акциясе үткәрелде. Аның барышында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы тест сынаулары кабул ителде.
Акциянең максаты - ГТО комплексын популярлаштыру, сәламәтлекне ныгытуда физик культура һәм спорт мөмкинлекләрен куллануның нәтиҗәлелеген арттыру.
Һәр отрядта иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексыннан брендлы сувенирлар кабул итеп алды.