Электросоединитель заводында хезмәт династияләре шактый.
Бүген без буыннан-буынга үз осталыкларын һәм данлы хезмәт традицияләрен тапшыручы Гетман - Павловлар – Антоновлар гаиләсе турында сөйләрбез.
Анна Гетман
Анна Гетман - хезмәт династиясенә нигез салучы - 1968 елда заводка килгән һәм пенсиягә кадәр эретеп ябыштыру участогында эшләгән. Эше аңа бик ошый, коллектив аңа хөрмәт белән карый. Буш вакытларын гаиләгә һәм яраткан шөгыленә багышлый – чигә, бәйли, кул эшләре белән шөгыльләнә. Ире Иван белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Эрна Павлова
Әнисе юлыннан ике кызы, мәктәпне тәмамлаганнан соң да заводка эшкә киләләр. Анна, берничә ел эшләп, эштән китә. Ә Эрна исә үз эшен һәм коллективын бөтен күңеле белән яратып, гомер буе шунда кала.
Хезмәт эшчәнлеген ул җыю участогында башлый, аннары фрезерлау станогында берничә ел хезмәт куя, күп еллар механик цехта контролер булып эшли, ә соңрак инструменталь кладовойга күчерелә, анда пенсиягә кадәр эшли.
- Яшь чакта машина йөртүче булырга хыялландым, һәрвакыт техника һәм мотоцикллар белән кызыксындым, хәтта үзем дә “җилдерә” идем. Әти механикка укырга рөхсәт итмәде, мәктәпне тәмамлаганнан соң, әни эшләгән заводка килдем инде. Бу җәһәттән беркайчан да үкенмәдем. Завод минем өчен икенче йорт кебек якынга әверелде, ә тату коллектив, икенче гаиләм кебек. Шулай килеп чыкты ки, мәхәббәтемне дә нәкъ менә биредә очраттым, - дип сөйләде Эрна.
Мәхәббәт тарихы
Яшь чагында Эрна спортны бик ярата, волейбол белән шөгыльләнә, җиңел атлетика эстафеталарында катнаша. Завод профкомы оештырган волейбол тренировкаларының берсендә ул заводта слесарь булып эшләүче Валентин Павлов белән таныша. Шулай итеп алар арасында мәхәббәт уяна, искиткеч гаилә барлыкка килә. Эрна һәм Валентин тормыштан кулга-кул тотынып, инде илле елдан артык бара. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә биш оныклары һәм бер оныкчыклары бар.
Үзгәртеп кору елларында Валентин «Электросоединитель» дан башка эшкә күчә, Эрна филиалда кала.
- Ул вакытта авыр чор иде, бары бакча җимешләре һәм йорт хуҗалыгы коткарды. Мин бөтен гаилә өчен кирәкле әйберләр тектем һәм бәйләдем, хәтта балаларга колготки да. Төрлесен күрдек, әмма барыбер яхшы яшәдек, кызыклы. Эштән Кара диңгезгә, хәтта Балтыйк буена да бушлай юлламалар бирәләр иде. Ял итәргә барганнарны, гомер буена онытылмаслык тәэссоратларны әле дә сагынып искә алабыз, - дип сөйли Эрна Ивановна.
Ирина Антонова
Әниләренең үз эшен ничек яратуын күргән зурайган кызлары тормышларын шул ук предприятие белән бәйләргә булганнар.
Ирина, нефть техникумында укып, заводка контролер булып урнаша. Бу һөнәрдә берничә ел эшләп, технолог булып механик цехка күчә. Соңрак, корпусларны әзерләүнең технологик процессы нигезләрен үзләштереп, әйдәп баручы технолог була, ә берничә елдан соң үзен белемле һәм җаваплы белгеч итеп күрсәткәннән соң, аны цехның техник бюросы начальнигы итеп билгелиләр. Заводта утыз елдан артык эшли, «Мактаулы хезмәт ветераны» исеменә лаек булган.
- Мин үз заводымны бик яратам. Эшем дә ошый, хезмәттәшләрем дә. Без цех коллективы белән, ял көннәрендә дә бергә уздырабыз - бергәләп табигатькә чыгарга яратабыз. Ышаныч белән әйтергә була - мин үз предприятиемнең патриоты. Безнең монда җәмәгать тормышы да үсеш алган. Теләүчеләр, нигездә, заводта оештырылган, район спорт һәм мәдәни-массакүләм чараларда катнашалар. Мин үзем дә КВН уеннарында, үзешчән сәнгать смотрларында, рәсем конкурсларында катнаштым. Биредә бик күңелле һәм кызыклы тормыш, - дип сөйләде Ирина Антонова.
Ирина ярдәмчел һәм игелекле хатын-кыз, эштә менә дигән белгеч, өйдә искиткеч әни һәм ир хатыны. Ире Виталий белән утыз өч ел гомер кичергәннәр һәм өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Әбисе һәм әнисе кебек үк, бәйләргә ярата, аның кул эшләрен, хәтта заводның хатын-кызлар советының кул эшләре күргәзмәсенә дә куйганнар. Ә аның сеңлесе Наталья да кул эшләренә тартылган, ул күбрәк тегәргә ярата.
Наталья Павлова
Наталья, нефть техникумын тәмамлап, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә үз көчләрен сынап караган, ниһаять, эшкә заводка килгән.
Берничә ел механик цехта санлы программа белән идарә ителә торган станокларда оператор булып эшләп, технологик җиһазларны көйләүче белгечлеген үзләштерә. Заводта егерме ике ел эшли инде, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек.
Коллектив аны шунда ук кабул иткән, ул хезмәттәшләрен шат күңелле булуы, максатчанлыгы белән сөендерә. Апасы белән бергә КВНда, үзешчән сәнгатьтә дә катнаша. Ике бала тәрбияләп үстерәләр.
- Эшем кызыклы, станокларны көйләргә яратам. Балачактан мин бабама машина ремонтларга ярдәм итә идем, һәм бу эш миңа шул мизгелләр турында хатирәләрне яңарта. Механик цехны кабатланмас дустанә атмосферасы өчен яратам, монда барысы да зур гаилә кебек, - дип фикерләре белән уртаклашты Наталья Павлова.
Антон Антонов
Бригадада Натальяның туганнан туган энесе Антон эшли, ул Иринаның улы. Ул бу гаҗәеп хезмәт династиясенең дүртенче буын вәкиле булып тора.
Антон, читтән торып Казан фәнни-тикшеренү университетында укый, параллель рәвештә, заводта технологик җиһазларны көйләүче булып эшли. Яшь кешенең эше көйле, чөнки яратып һәм кызыксынып үти. Энесе Артем, нефть техникумын тәмамлап, производствода эшләп караган, шулай да нефть өлкәсендә алган белгечлек буенча үсәргә карар иткән.
Бер гаиләдән дүрт буын хезмәтчәннәре үзләрен заводка багышлаган. Анна Гетман үзенең лаеклы үрнәге һәм эшенә намуслы карашы белән кече буынны производствода эшләү белән кызыксындырган һәм бу чылбырда ул төп буын булып тора.
Шәрехләү:
- Ирина һәм Наталья - зур хезмәт тәҗрибәсе һәм белем багажы булган яхшы белгечләр. Хезмәттәшләренең ихтирамын казандылар. Ике туган яңа хезмәткәрләр белән тәҗрибәләрен һәм белемнәрен бик теләп уртаклашалар. Наталья уннан артык санлы программа белән идарә ителә торган станоклар операторын һәм станокларны көйләүчеләрне өйрәтте. Династиянең иң яшь вәкиле Антон - башкаручан, җаваплы, коллективта ихтирам казанган зат, - дип бәян итте хезмәттәшләре хакында механика цехы начальнигы Илшат Мәрданов.