Анда гимназия укучылары катнаша.
«Болгар–Туган тел» төбәкара чатыр лагере 2014 елда оештырылды һәм инде 9 ел талантлы балалар һәм яшүсмерләрне җыя. Быел ул Татарстан, Удмуртия, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Самара, Дондагы Ростовта һәм Биләрдә яшәүче 500 дән артык талантлы баланы җыйды. 7 көн дәвамында алар татар мәдәниятен, телен өйрәнүгә, тормышның төрле өлкәләрендә тел куллану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән программа буенча шөгыльләнәчәк. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу да сизелмичә калмаячак. Лагерь эше «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»ТР Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. «Болгар –Туган тел» сменасы - җәйләрен файдалы һәм кызыклы үткәрергә теләүчеләр өчен.