Урыссу үзәк район хастаханәсенең наркология кабинетында алкоголизм диагнозы белән диспансер исәбендә 59 кеше тора, шуларның 50се – ир - атлар, 9ы - хатын-кызлар. Исәпкә куелучылар арасында 34 кеше -хезмәткә сәләтле.
Нина АСЬКАЕВА, Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-психиатр-наркологы
2022 елның 12 июнендә фән һәм технология өлкәсендә 2021 ел өчен Россия Федерациясе Дәүләт премиясен тапшыру тантанасы булды, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин: «Без илдә тормышка ашырыла торган алкогольгә каршы сәясәт ярдәмендә генә эшкә сәләтле яшьтәге ир-атлар арасында үлем-китем санын ике тапкыр киметүгә ирешә алачакбыз», - дип белдерде.
Саннар һәм фактлар
Россиядә 2009 елдан 2020 елга кадәр җан башына алкоголь куллану 13,7 тән 9,13 литрга кадәр кимегән, шул исәптән 15 яшьтән өлкәнрәкләр арасында - 16,1 литрдан 11,1 литрга кадәр. Шулай ук алкоголь куллану белән бәйле авырулар һәм үлем-китем күрсәткечләре дә кимегән.
Ютазы районы буенча 2019 елда эчкечелек диагнозы белән 74 кеше исәптә тора иде. Ел дәвамында 5 кеше вафат булды, 8 кеше исәптән төшерелде. 2022 елның узган алты ае мәгълүматлары буенча, барлыгы 59 кеше исәптә тора, шуларның өчесе үлгән, өчесе исәптән төшерелгән. Исерек хәлдә дүрт кеше Бөгелмә шәһәренең махсуслаштырылган медицина учреждениесенә дәвалануга җибәрелгән.
Илдә эшкә сәләтле яшьтәге ир-атлар арасында үлем санының 60 процентка якыны алкоголь белән бәйле. Спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану баш һәм муен шешләреннән үлү куркынычын 3,3 тапкыр арттыра, бавыр яман шешеннән үлүне – 2,1 тапкыр, туберкулездан вафат булуны – 4,1 тапкыр, бавыр авыруларыннан үлүне – 6,2 тапкыр, йөрәк авыруларыннан дөнья куюны – 3 тапкыр, ашказаны асты бизе авыруларыннан һәлак булуны 7 тапкыр арттыра.
Тагын бер җитди проблема - яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану. Бу начар гадәт аларның сәламәтлегенә генә зыян салып калмый, ә бөтен милләтнең киләчәген куркыныч астына куя: спиртлы эчемлекләрне артык иртә куллану баш миендә структур һәм функциональ үзгәрешләр тудыра, кешенең психологик һәм физик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Бүген табиблар алдында гына түгел, җәмгыять алдында да сәламәт милләт тәрбияләү бурычы тора. Халыкның сәламәтлеген һәм тормышын саклауда сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, тәмәке тарту һәм алкогольле эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыруларны профилактикалау зур роль уйный.