Дару үләннәре җыю вакыты

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Кәрәкәшле мәктәбенең хезмәт һәм ял лагерында тәрбияләнүчеләр дару үләннәре җыйдылар.

Үлән һәм чәчәкләрне чәчәк ату чорында җыялар; тамырларын - көзен, үсемлекнең җир өсте өлеше шиңгән вакытта, яки иртә язда казып алалар; орлыкларын алар тулысыча өлгергәч җыеп алалар. Үләннәрнең күбесен гел җилләтеп, күләгәдә киптерергә кирәк. Үсемлекләрнең шифалы үзлекләрен билгели торган тәэсир итүчән матдәләр, кагыйдә буларак, органнарда һәм тукымаларда тигез бүленми. Үсемлекләрнең бер төрендә дару матдәләре тамырларында, тамырчаларында, бүлбеләрендә, суганчаларында һәм башка җир асты органнарында, икенчеләренең - яфракларында, сабакларында, бөреләрендә, кайрыларында , өченчеләренең  —  чәчәкләрендә,  җимешләрендә, орлыкларында, ягъни  генератив өлешләрендә туплана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International