Бүген без тарихыбызның иң кайгылы һәм фаҗигале даталарының берсен искә алабыз. 1941 елның 22 июнендә кешелек тарихында иң канкойгыч һәм дәһшәтле алыш - Бөек Ватан сугышы башлана. Ул безнең халыкка, миллионарча тормышларны кыеп, бәла-каза һәм кайгы-хәсрәт алып килә. Дистәләрчә еллар узганнан соң да, без Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын һәм дәһшәтен кичергән кешеләргә карата чиксез хөрмәтебезне белдерәбез һәм бу сугышта корбан булганнарны искә алабыз.
Еллар безне шушы фаҗигале көннәрдән ерагайта, әмма үз гомерләрен азатлык өчен корбан иткән Ватанны саклаучылар турындагы хатирә безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр. Без сугыш кырларында ятып калган, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган барлык ветераннар алдында түбәнчелек белән баш иябез. Батырлыгыгыз, аяз күк йөзе, тыныч тормыш, балаларның якты киләчәге өчен рәхмәт сезгә! Ватан өчен сугышта һәлак булган каһарманнарга мәңгелек дан!
Безнең изге бурычыбыз - халкыбызның бөек батырлыгы турында хатирәне саклау, аны кыюлык, югары патриотлык һәм рухи ныклык үрнәге буларак хөрмәтләү. Туган ил азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучылар алдында без түләп бетермәслек бурычлы. Кадерле ветераннарыбызга, барлык район халкына чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, игелек телим!
Ютазы муниципаль районы башлыгы
А.Ә. Шәфигуллин