Ютазы районында яшәүчеләр Бөтенроссия «Оныкчыклар лигасы» гаилә акциясенә кушыла алалар

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Россия көне уңаеннан Илкүләм ата-аналар ассоциациясе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән, #ЛИГАПРАВНУКОВ Бөтенроссия гаилә акциясенә старт бирелүе турында игълан итте.

Акциянең максаты - әби - бабаларыбызны искә алу. Акция нәтиҗәләре буенча электрон «Бөтенроссия рәхмәтле оныкчыклары китабы» булдырылачак.

 

Катнашу бик гади:

1. Милли ата-аналар ассоциациясенең ВКонтакте төркеменә vk.com/nrarussia яки Одноклассники ok.ru/nra.russia төркеменә керергә.

2.#лигаправнуков акциясе посты астында аңлатмаларда урнаштырырга:

  • әби-бабаларының фамилияләре, исемнәре һәм атасының исеме, шулай ук аларның яшәгән чоры турында язарга.
  • мөмкин булганча, аларның портретларын табарга һәм урнаштырырга
  • үз исем-фамилияңне күрсәтергә

Барлык катнашучылар исемнәре дә акция нәтиҗәләре буенча нәшер ителәчәк «Бөтенроссия рәхмәтле оныкчыклар китабы»нда урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International