Бөтен ил буенча 22 июньдә «Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясе узачак

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Мәскәү вакыты белән 12: 15 сәгатьтә Бөтен ил тормышы бер үк вакытта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә бер минут тынлык белән искә алыначак. Нәкъ менә шул сәгатьтә 81 ел элек нацистлар Германиясенең СССРга һөҗүм итүләре турында мөрәҗәгате чыккан.

Илдә телевидение һәм радио эфирлары тапшырулары, транспорт тукталачак, супермаркетларда кассалар эшләүдән туктаячак, предприятиеләрдә җитештерү туктап торачак.

Бер минутка тын калырга Ютазы районы халкы да чакырыла. Һәркем машинасын туктата, эшен бер минутка кичектерә, шул сугышта һәлак булган туганнарын, якыннарын искә төшерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International