81 ел элек фашистлар Германиясе СССРга һөҗүм итә. Корбаннар истәлегенә бүген барлык авыл җирлекләрендә митинглар узды.
Район халкы монументларга чәчәкләр салды, шәмнәр кабызды, шигырьләр сөйләде. Митингларда авыл җирлекләре башкарма комитетлары, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар советы, кешеләр катнашты.