«Рәхмәт белдерәм! Россия - бер гаилә»

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Әлеге акция кысаларында Россия Федерациясенең 14 яшьтән өлкәнрәк һәр гражданины аңа карата кылган игелекле эшләр турында сөйли ала.

#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясен оештыру комитеты шундый исем астында акция игълан итте.

Мондый кире элемтә волонтерлык эшчәнлеген стимуллаштыру, җәмгыятьтә волонтерның уңай образын формалаштыру өчен мөһим.

Акциядә катнашучылар арасында иң яхшы тарихлар сайлап алыначак, аларның авторлары төбәк дәрәҗәсендә бүләкләр һәм призлар алачак, ә иң яхшы эшләр федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәк.

Акциядә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 27 июненә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

- физик затлар - "Игелек эзсез югалмый";

- юридик затлар - «Иң актив социаль учреждение»;

- тамашачылар симпатиясе номинациясе – «Җәмгыять сайлавы».

 

Ничек катнашырга?

• Үзегезнең изге эш турында сөйләвегезне видеога языгыз һәм аны ВКонтакте битендә урнаштырыгыз. Видеоны тасвирламасында, мәҗбүри рәвештә, #мывместеблагодарю #премиямывместе #мывместе #россияоднасемья хештекларын күрсәтегез

* Сезнең биттәге постка сылтаманы «Россия – бер гаилә» ВКонтакте төркеменә җибәрегез .https://vk.com/odnasemyarus (төркем хәбәрләре яки «Язма тәкъдим итәргә» өстәмә битендә.

Мөһим!!! Гаризалар хештегларсыз һәм регион күрсәтмәләреннән башка кабул ителмәячәк!

Агымдагы елның 1 ноябрендә акциягә йомгак ясалачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International