Гимназия укучылары Ямаев Әмир һәм Шәрипов Алмаз "Сәләт-Тел» профильле сменасында катнашалар

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә,  аны тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Сменада уку программасына зур игътибар бирелә. Дәресләрне профессиональ спикерлар һәм тәҗрибәле укытучылар алып бара. Уку программасы ике юнәлешкә бүленә.

Дәресләр вакытында балалар параллель рәвештә телләр һәм илләр турында белем ала. Алар арасында инглиз теленә аерым игътибар бирелә. Инглиз теленнән тыш, сменада катнашучылар өстәмә чит тел сайлый ала һәм смена дәвамында бу телдә сөйләшергә һәм бу телдә сөйләшкән илне өйрәнәчәкләр.

«Сәләт-Тел 2022» сменасында инглиз, татар, немец, төрек, кытай, француз, испан, итальян һәм япон телләре буенча дәресләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International