Китапханәче яшүсмерләргә сугыш — Брестны саклаучыларның кыюлыгы, Ленинград камалышындагы 900 көн, Курск дугасы геройларының батырлыгы, Берлинны штурмлау, бөтен халыкның ачынулы хәтере турында сөйләде.
Сугыш еллары вакыйгалары һәм безнең өчен җирдә тынычлык яулаган кешеләр турында искә төшерелде. Сәнгать җитәкчесе Сергей Кадашниковның «Хәтер һәм кайгы көне» шигырен укыды. "Хәтер шәме” кабызылды, обелискка чәчәкләр салынды.