22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә китапханәдә әлеге датага багышланган чара узды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Урыссудагы 1 санлы мәктәп укучылары Россия тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн турында сөйләүче мультимедиа презентациясен карадылар.

Төрле сугышларны искә төшерделәр, викторинада катнаштылар. Бер минут тынлык белән корбаннарны искә алдылар. Хәтер шәмнәрен кабыздылар һәм үз куллары белән тынычлык символы буларак ак күгәрченнәр ясадылар.

Күк йөзе Һәрвакыт аяз булсын! Дөньяны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International