Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов җитәкчелегендә район аграрийлары районның барлык кырларын да йөреп чыктылар.
Район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре урыннарда басуларның торышы белән таныштылар, аммиак селитрасы белән тукландыруның кайда таләп ителүен, көнбагыш басуларында, рәтара эшкәртүгә керешүнең максатка ярашлы булуын билгеләделәр. Авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин билгеләп үткәнчә, әлеге агрочара гербицидлар куллануны тулысынча алыштыра. Ачык яшел төс буенча үсемлекләрнең кислород ачлыгы турында аңларга мөмкин булган кечкенә участоклар төзәтелергә мөмкин булган эш . Кайбер очракларда дымлылык бөртеклеләр җиргә егылуга китергән, моны, тиешле препаратларны кулланганда, яңадан торгызырга мөмкин.
Һәр хуҗалыкның чәчүлекләренә тукталып тормыйча, барлык хуҗалык игенчеләренең дә диярлек үз вазифаларына җаваплы каравын билгеләп үтәргә мөмкин. Алар элгәр культуралар турында онытмыйлар, яңадан чәчү кебек сорауларга оператив җавап кайтаралар, әйтик, әгәр уҗымнарның торышы, аларны тернәкләндерү, икътисади яктан максатчан булмавы күренеп торса.
Әйе, икмәк басулары уңышлы булырга вәгъдә итә, коллективларның азык базасы тулы. Ташландык, чүп баскан участокларга килгәндә, бездә алар юк. Һәрхәлдә, район һәм тулаем республика җитәкчелеге бу җәһәттән максатка нәлешле эш башкара. Җир эшкәртелергә, Ютазы икмәгенең өлеше Ватан амбарларында югары булсын өчен, басулар тулы башаклар белән сөендерергә тиеш.
Шулай да... «Р.Халатян» һәм «Ә. Тимербаев» крестьян-фермер хуҗалыклары җирләре мактанырлык түгел. Район аграрийлары кырларны карап чыккач, шуңа игътибар иттеләр. Район игенчеләре, мондый хәл инвесторлар өчен җәлеп иткеч булып торуына басым ясады. Ә бу безгә кирәкме?