22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, «Барлык буын чик сакчылары» монументы янында Брест кирмәне изге туфрагы белән капсула салу тантанасы булды.
Тантанада район җитәкчелеге, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар, чик сакчылары, мәктәп укучылары һәм поселокта яшәүчеләр катнашты. Бу бер уч туфрак дәһшәтле сугышның беренче көнендә үк яуга ташланган герой-чик сакчылары хөрмәтенә район чик сакчылары тарафыннан Брест крепостеның 9 заставасыннан алып кайтылган.
- Бүген без тарихыбызның героик эпизодын: сугыш башлануның беренче көнендә, Брест крепостен азат иткәндә, чик сакчыларының үлемсез батырлыгы турында искә алабыз. Һәлак булган геройларга мәңгелек дан! - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Аяз Шәфигуллин.
Капсула салу буенча мактаулы миссияне Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, район чик сакчылары иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Ежов һәм отставкадагы полковник Фәрит Садыйков башкарды.
Чара ахырында барлык катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салды, һәм Фәрит Садыйков Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлегенә «Офицеры» җырын башкарды.