Урыссу поселогында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган тантаналы митинг узды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

22 июнь көнне Урыссуда поселогында «Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга дан» мемориалы янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды.

Митингта район җитәкчелеге, ветераннар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, чик сакчылары, мәктәп укучылары һәм поселокта яшәүчеләр катнашты.

- Кадерле Ютазы районы халкы һәм кунаклары, бүген без тарихыбызның иң кайгылы һәм фаҗигале даталарының берсен - Бөек Ватан сугышы башланган көнне искә алабыз. Дистә еллардан соң без һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәтәбез һәм ветераннарга баш иябез. Алар хатирәсе безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр. Ветераннарга һәм район халкына чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм игелек телим, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Аяз Шәфигуллин.

Җыелучылар сугыш елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.

Исегезгә төшерәбез, кич белән мемориаль комплекста «Хәтер шәме»акциясен үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International