Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-терапевты Вероника Әгълиева кичә Иске Каразирек авыл җирлегендә алар өчен хәрәкәтләнү авыр булган 20 гражданны өйдә кабул итте.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының «Өлкән яшьтәге халыкның аерым төркемнәренә профилактика медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру үткәрү тәртибен раслау турында» гы боерыгы кысаларында, Ютазы районы торак пунктларында күчмә кабул итүләр дәвам итә. Әйтик, күптән түгел Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-терапевты Лилия Кәлимуллина Әбсәләм авылында 18 кешене - фельдшер - акушерлык пунктында, 12 кешене өйдә кабул итте.