«Китап белән эскәмиядә»

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

23 июнь көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Семейный» паркында ял итүче балалар өчен «Эскәмиядә китап белән» дип аталган китап һәм вакытлы матбугат күргәзмәсе оештырдылар.

Чараның төп максаты - балаларны китап укуга тарту. Җәйге каникуллар вакытында, саф һавада ачык, кояшлы көннәрдә яраткан китапларны уку - бу бик мавыктыргыч һәм файдалы! Китапханәче Кадрия Заһретдинова балаларга кызыклы балалар китаплары сюжетлары турында сөйләде, «Шустрый поваренок», «Поиграй», «Шпаргалки от непоседы», «Переменка», «Школа творчества» журналларының рубрикалары белән таныштырды. Шулай ук игътибарлылыкка «Мәргән әкият геройлары», «Чего не стало?”  үстерә торган хәрәкәт уеннары уздырдылар. Соңыннан балаларны «Кем күп укый, шул күп белә» дигән мәкальне истә тотарга һәм китапханәгә язылырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International