Урыссу район үзәк хастаханәсе аллеясында медицина хезмәткәре көненә багышланган чара узды
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина район җитәкчелеге исеменнән медицина персоналын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм бүләкләү тантанасын җитәкләде.
Урыссу РҮХнең баш табибы Светлана Шакирова, сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен хезмәттәшләренә рәхмәт белдереп, иң лаеклы хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырды.
Район мәдәният йорты артистлары җыелучыларны искиткеч музыкаль номерлар белән сөендерде.