Урыссу поселогында яшәүче Матвеева Мария Павловна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 24 июне, җомга

Күркәм традиция буенча Ютазы районында яшәүче ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен котлау дәвам итә.

Бүген Мария Павловна Матвеева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны район башлыгы исеменнән котларга Ютазы районы Советы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марьяна Харисова килде. Ул Мария Павловнага чәчәкләр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырды, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм рух күтәренкелеге теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International