"Дуслык территориясе" балаларны берләштерә

2022 елның 24 июне, җомга

 

23 июнь көнне "Дуслык территориясе"нә янә балалар җыелды, чөнки алар үз вакытларын җәйге мәйданчыкта бик күңелле үткәрергә теләделәр.

"Ачык микрофон" омтылышы булган һәркемне көтте.

Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, кызык мәзәкләр, вакыйгалар турында бәян иттеләр һәм бары шаярттылар. Балалар мавыгып кызыклы табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Күңелле әңгәмә җылы, дустанә шартларда сизелмичә һәм мавыктыргыч үтте.

Чара тәмамланганнан соң, балалар бик озак якты тәэсирләре белән уртаклаштылар. Оештыручылар балаларны тәмле кәнфитләр белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International