Урыссудагы 1 санлы мәктәпнең мәктәп яны лагере эшенең беренче көне бик матур узды

2022 елның 24 июне, җомга

Көн Дәүләт флагын күтәрүгә багышланган тантаналы линейкадан башланды.

Беренче һәм икенче мәктәп өчен энергетиклар, "Челтәр компаниясе" вәкилләре, электр турында барысын да сөйләү, конкурслар һәм викториналар үткәрү максатыннан, "Куркынычсыз каникуллар" чарасын оештырдылар. Бәйрәм бик мавыктыргыч үтте, балалар актив катнаштылар һәм призлар алдылар. Көн ахырында Урыссу поселогының  75 еллыгына багышланган "Минем яраткан поселогым" дигән темага рәсемнәр конкурсы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International