ТР ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы "Хәрәкәттә-бәрәкәт-2022" Республика конкурсының муниципаль этабы тәмамланды.
Урыссулы Вячеслав Сибагатов җиңүче булды. ГТО нормативларын үтәү буенча белгеч Газинур Гәрәев җиңүчегә грамота һәм истәлекле бүләк - блокнот, ручка һәм ГТО символикасы төшерелгән кружка тапшырды. Вячеслав Әнвәр улын яхшы нәтиҗәсе белән котлыйбыз!
Муниципаль этап пенсионерлар арасында, ТР районнарында узды, аның нәтиҗәләре буенча районнарда җиңүчеләр билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, конкурс ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта узды. Акция видеороликлар конкурсы булып тора. ГТО нормативларын үтәгән конкурсантларны видеога төшерү ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынаулары (тестлары) нормативларын оештыру һәм үтәү буенча методик рекомендацияләр нигезендә башкарылды.