Яшармиячеләр өчен файдалы ял оештыру, патриотик тәрбия бирү һәм яшармиячеләр хәрәкәтен үстерү максатыннан Урыссу урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен слет узды.
Балалар мылтыктан атуда, элмәк ташлауда, граната ыргытуда, логик конструкцияләр җыюда, автоматны сүтеп җыюда үз көчләрен сынап карадылар. Ярыш рухы, үзеңне чыдамлыкка , күз үткенлегенә һәм зирәклеккә сынап карау - вакыт бер минуттай узды. Нәтиҗәдә - яхшы кәеф, яңа белемнәр һәм тугры дуслар. Командалар составында ВШУда торган укучылар да актив катнашты.