"Җырлыйк әле» төбәкара фестиваль-конкурсы

2022 елның 24 июне, җомга

Әбсәләм мәдәният йортының "Сердәш" халык фольклор ансамбле бәйрәм кунаклары сыйфатында, конкурстан тыш, Туймазы районы Төмәнәк авылында үзешчән татар фольклор ансамбльләренең төбәкара «Җырлыйк әле» фестивалендә катнашты.

Чара «Бабай утары» ачык һавадагы музейда Татарстан Республикасы халыклары телләренең мәдәни мирасын саклау һәм үстерү, үзешчән фольклор ансамбльләренең башкару осталыгын арттыру максатыннан узды. Чарадан соң ансамбльдә катнашучылар җирле тарихи урыннарда экскурсиядә  булдылар. Киләсе елда алар фестивальгә конкурсантлар сыйфатында килергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International